среда, 29 ноября 2017 г.

Синең хәзер иң тилергән чагың




Синең хәзер иң тилергән чагың,
Башың киткән, акыл саташкан,
Сатайланган уйлар, шул ук вакыт
Хисләрең дә ерак адашкан.
Тиле инде тәүге карашка. 
Каның кызу, йөрәк дөп-дөп тибә,
Зур тизлекне, төнне сөясең.
“Хәлең ничек?” — дисәң берәр мәлне,
“Сиңа соң! “ — дип сүзең төясең . . .
Син үзең дә яхшы беләсең.
Бар да мөмкин, бар да ачык сыман,
Комачау юк кебек сиңа беркайдан.
Килер вакыт, тынычланыр вакыт,
Һәм ул вакыт килер Ходайдан.
Моң агылыр нәфис курайдан. . .
Син сөярсең төнне йолдызлары,
Ае өчен, җиләс һавасы…
Сандугачның җырын язып алып,
Көен килер синең сузасы,
Бу мизгелне кат-кат узасы . . .
Алсу гөлләр сине әсир итәр,
Гашыйк итәр болын-кырлары,
Син үзең дә күбәләк күк булып,
Хуштан язар булып, аларны
Түшеңә кадарсың. Аннары . . .
Ә аннары … Бу илаһи хиснең
Нидән синдә хөкем иткәнен,
Мәңге тынгы белмәс йөрәгеңнең
Бу тормыштан нәрсә көткәнен
Белер өчен талпынырсың.
Һәм монда
сине көтә абау зур афәт,
чөнки
алып гаять сихри кыяфәт,
йодрык кадәр йөрәгеңә синең
оялаган булыр м ә х ә б б ә т.

Кайгыга охшатмыйк караны.



Без кемнән ким әле бу якты дөньяда,
Бер дигән бит әле хәлебез.
Кайгырмыйк әле без кайгыга үч итеп,
Юкка да борчылмыйк әле без!
Сөенеч җилләре янәшә,
Күңелдә шатлыклар кабына.
Зарланмыйк әле без дөньядан,
Теләсәң, шатлыклар табыла.
Охшатмыйк әле без сагышны сарыга,
Кайгыга охшатмыйк караны.
Кайгылар белән дә, хәсрәтләр белән дә
Өзәргә вакыттыр араны.
Шатланыйк әле без шатлыкны үз итеп,
Дөньяга сабыйдай сокланыйк.
Юк кына кайгыга кайгырып, борчылып,
Кимсенеп яшәүдән сакланыйк!

Көзгә керүләре авыр…

Көзгә керүләре авыр…
Аннан күнегәсең.
Бөтен җаның-тәнең белән
Көзгә күмеләсең.
Ә көз озын, ә көз озак…
Мәңге үтмәс кебек.
Күңелдәге бу сагышлар
Мәңге бетмәс кебек.
Көзгә керүләре авыр…
Керсәм, чыгар идем.
Көзгә түзсәм, мин ничек тә
Кышка чыдар идем.
Рәхәт кышка күчүләре,
Әгәр күчә алсаң…
Ә нишләрсең, шушы ачы
Көздә торып калсаң?!

Көзләр белән бергә

Көз килгән Сөн буйларына —
Җәйне алыштырып.
Шулай инде…
Табигатьне
Булмый ялгыштырып.
Үземнең Сөн буйларымны
Йөрим караштырып…
Сөндә уйный көзге кояш
Күзне камаштырып.
Сөн буйлары җитдиләнгән,
Яшеллеген җуйган —
Җиде төрле төс җитмешкә
Әйләнгән дә куйган.
Сөн буе кайдан җыйгандыр
Бу кадәрле төсне! —
Бу бит Фаил Зыязовның
Пейзажлары төсле.
Кайттым мин дә Сөн буена
Көзләр белән бергә.
Көзләр белән бергә китәм,
Көзләр белән генә…
Сөн буйлары шул кадәр дә
Балкып торыр икән! —
Миннән соң да мәңге шулай
Матур булыр микән?

Әтиләребезгә багышлап…



Әтигә
Әти кулларында күккә очуларым,
Җилкәсендә тойган рәхәтлек,
Истән чыкмас хисләр, күңел канатлары,
Әти сиңа мин мең рәхмәтле.
Бәхет кайда дисәң, әти кочагында,
Җылы карашында әтинең,
Мәхәббәтле дөнья, мәрхәмәтле дөнья —
Син төзегән дөнья, әтием.
Кушымта:
Гомер узган саен, якын миңа әти,
Уйларымда аңа эндәшәм,
Тормышымда минем ышанычлы терәк,
Әти сүзе, әти киңәше.
Күз яшьләрең безгә күрсәтмисең, әти,
Сыкранмыйсың, әти, язмышка,
Сиңа сыенганда җил-давыллар тына,
Ямь өстәлә сыман тормышка.
Йөрәгеңдә, әти, синең дөнья гаме,
Матурлыкка ачык күңелең,
Синең белән, әти, без канатлы кошлар,
Син үзәге безнең гомернең.
Кушымта:
Гомер узган саен, сагындыра әти,
Уйларымда аңа эндәшәм,
Тормышымда минем ышанычлы терәк,
Әти сүзе, әти киңәше.
Әти…
P.S. Бөтен Әтиләребезгә багышлап…
Эльмир Низамов музыкасы
Җәүдәт Сөләйман сүзләре

Атлантида булды микән чынлап?




АТЛАНТИДА
Атлантида булды микән чынлап?
Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
Һәлакәтле бер моң ишетелә.

Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәшти Кыпчак, Болгар, Алтын Урда…
Бер-берсенең тамрын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан…
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан…
Ә без менә, без — бар, булганбыз!
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан…
Ә без менә, без — бар, эз бар җирдә —
Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның ачык бабасы:
— Нәселең кем? — дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: — Без — татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.

ЮКСЫНАМ
Йолдыз булып күктән бакмый икән,
Бер атылса гомер ук сыман:
Китек күңел урын тапмый икән, —
Мин бит сине, Сибгат, юксынам…
Бер-беребезгә авыр сүз әйтмәдек,
Табигатьләр төрле булса да.
Дуслыкны да, хәер, көчәйтмәдек,
Булсак та бик уйдаш, дустанә.
«Талантлылар белә, — дия идең, —
Үзләрендә талант барлыгын!»
Белә идең, киң булса да илең,
Хисләр өчен дөнья тарлыгын.
Тар дөньяда киң күңелле булып
Яши алса кеше — үлемсез!
Синең белән торган икән тулып
Безнең оя! Синсез күңелсез…
Кайда син, әй, замандашым минем!
Кочакларга әзер колачлар:
Кордаш булган өчен дияр идем,
Күп китте бит инде кордашлар.
Ятимлектә булмый күңелләр хуш,
Сагышлардан чара юк сыман:
Арабыздан киттең, урының буш,
Шагыйрь, сине мин бик юксынам.

Сиңа бит мин ышанмадым бер дә



Кара кичтә
Мин очам җилләрдә тибрәлеп
Мәңгелек сөюем каршына,
Яшеннәр, давыллар кичәмен –
Янымда гомергә калсынга…

Ярсыган күңелем ашкына –
Кош сыман иреккә, далага.
Аңлашу өмете тамчылап
Юк була таралып Һавада…

Каралты түбәләр өстеннән,
Күкләрне дөм манып карага,
Кич төшә галәмнең түреннән –
Тынгысыз күңелдән моң ага.

Каеннарым баш игән
Каеннарым нигә башын игән?
Бу көзме соң моңа сәбәпче?
Көтмәгәндә юеш кары белән
Яфракларга сибә ул бәсне.
Кәүсәләрнең ап-ак тузларында
Сызык – сызык ята яралар.
Сәбәпләрен шуның аңлаткандай,
Яфраклары җиргә явалар…

Бәхет таләбе
Төшләремдә ак нур иңде миңа…
Алып килгән бәхет сәламен.
Тик иң башта бәхет диңгезенең
Әйтеп бирде катгый таләбен.

Ул диңгезнең бар ди ярларында –
Без кичәргә тиеш кыялар,
Без җиңәргә тиеш ак дулкыннар…
Ак дулкыннар ишкән тын ярлар…

Ышанмадым
Сиңа бит мин ышанмадым бер дә,
Тик барыбер ачтым күңелем.
Җылылыгың  синең эретте күк
Сагыш болытларын күгемнең…
***
Яңгыры да яңгыр түгел иде…
Әйтерсең лә, синең каглуың…
Бастырылган һава — һава түгел..
Авырайткан сине сагнуым.

Җилләр җилләр түгел – салкынлыгың..
Балкыр микән назлы кояшым?..
Бу язымда җаным синдә калды…
Инде мине генә уйларсың.

Яшәү белән үлем арасында



***
Бу дөньяда барын күрдем,
Карасын да агын да.
Булган саен кешеләргә
Күбрәк кирәк тагын да.
Ялгызларга пар кирәк,
Парлыларга яңасы.
Кемнәргәдер тынгы бирми,
Йөрәктәге ярасы.
Кемдер нәни шатлыктан да,
Сөенеп көлә белә.
Ап-ак кар бөртегендә дә
Матурлык күрә белә.
Кешеләргә нәрсә җитми,
Менә шул бәхет була.
Үзең ирешкәне генә
Иң биек тәхет була.
Тик шулай да бәхет артык
Тулып китмәскә тиеш.
Алга өмет калсын өчен
Нидер җитмәскә тиеш.
Яшәү белән үлем арасында
Яшәү белән үлем арасында
Торган чакта гомер бер мизгел,
Гөнаһ — савап, әрәм үткән вакыт,
Кеше күрми, Ходай бик сизгер.
Барган юллар бер өзелер диеп,
Кем генә соң уйлап карасын.
Уйлансын дип бирәдер ул Ходай
Яшәү белән үлем арасын.
Өр-яңадан яшәп китеп була,
Сүнгәндә дә яшәү чаткысы.
Алга дәшә бик ерактан гына
Балкып торган өмет яктысы.
Сез күмәргә ашыкмагыз мине,
Мин дөньяга тудым яңадан.
Кан-яшь түгел, җырлар чыга хәзер
Сагыш белән тулган ярадан.

Бала әйткән авыр сүз
Чит-ят кешенең сүзләрен
Тыңласам да ишетмим.
Бик авыр сүз әйтсәләр дә,
Әллә ни исем китми.
Кушымта:
Үз баламның сүзләре бит,
Рәнҗемә, йөрәгем, түз.
Туры йөрәккә кадала
Бала әйткән авыр сүз.
Иркәлектә үскән бала
Сүз әйтә уйламыйча.
Ана кадерен белми шул,
Үзе әни булмыйча.
Кушымта.
Яңгырдан сүнгән учактай
Кабат кабына алмам.
Сүзләреңне җиде түгел,
Җитмеш кат үлчә, балам.
Кушымта.
Ирекле кош 
Ирекле кош күктә сайрый,
Бөтен җиhан көч-дәрт ала.
Башкаларны шатландыру,
Үзенә ул бәхет аңа.
Зәңгәр күктә купме йолдыз,
Нур сибәргә җиргә таратылган.
Минем күңел ирекле кош,
Очар өчен яратылган.
Ирекле кош күктә генә —
Читлектә ул сайрый алмый.
Моңлы җаннар бер ничек тә,
Башка язмыш сайлый алмый.
Ирекле кош бәхет кебек,
Очып килеп китеп тора.
Җаның тыныч булса гына,
Гел сайрыйсы килеп тора.

Бисмиллаңны, кызым, оныттың бит



Синең төс
“Төсем итеп” дидең.
Синең төсең
Шадра сөлге,
Көмеш чулпылы.
Аңа карап яхшы уйлар килә,
Аны уйлап төнем йокылы.
Җәсадымны чулпы сакласынга
Парлы итеп бирдең аларны.
Шаулавыннан җеннәр курыксыннар,
Чыңлавыннан җирләр убылсыннар,
Таралтсыннар начар уйларны.
Минем төсем мондый гүзәл булмас.
Әбием,
Нәрсә калыр минем артымнан?
Васыятем,
Истәлегем,
Төсемдә
Оныкны сакларлык булырмы дәрман?
Онытылырмынмы?
Югалмам?
Алсу Сәлахова
Әби килгән кунакка
Әби килгән бүген кунакка:
«Хай, талчыктым, кызым, алҗыдым.
«Синең хәлне белә барыйм», — диеп,
Инде ничә көннәр талпындым.
Сәлам алып килдем сиңа, бәбкәм,
Туган җирдән, туган авылдан.
Туганнарың сине зарыгып көтеп,
«Тизрәк кайтсын», — диеп калдылар.
Күчтәнәчләр астым иң өстемә:
Каклаган каз, балы, икмәге…
Кичә генә пешереп алдым төшен,
Чәй янына кура җиләге.
Уразамны тоттым, кызым, шөкер,
Ходай үзе бирде ярдәмен.
«Җәй булса да, кирәге чыгар», — дип,
Сиңа оекбашлар бәйләдем.
Былтыргы күк нәкъ быел да, бәбкәм,
Бабаң каберенә барырбыз.
Төсе уңган булса чардуганның,
Җиңел генә буяп алырбыз.
Авылдашлар, рәхмәт, балам, әйбәт,
Печән өсте хәзер һәркемдә.
Уң күршеләр чыгып калды әле
Печән бакчасына бүген дә.
Яше-карты, бала-чагасы
Җир җиләге җыя болында.
Әллә кайсы җыр язган ди әле
Безнең туган авыл турында.
Бик сагындым, кызым — күз нурым.
Сүзләрем дә бигрәк күбәйгән.
Онытып торам икән әле, җаным,
Сеңлең чәчәк бирде бер бәйләм.
Ярый, балам, хәйран утырдым,
Кайтыйм инде бер дә булмаса.
Озаклама, кызым, көтәбез,
Очрашканга кадәр алайса!..»
Энҗе Хөсәенова
***
Бездәй имансызлар сәҗдә кылгач,
Аллаһның да
Күңеле тулып киткән, күрәсең.
Р.Мөхәммәтшин.
-Бисмиллаңны, кызым, оныттың бит.
-Бисмилламны, әби, оныттым…
Үртәләнеп ятасыңдыр,
Күреп
Бисмилласыз калган оныкны.
Казан дигәннәре, әби, мине
Дөресен әйтим, әллә нишләтте.
Юк-бардан да ачу купкан була,
Сүгеп ташлыйм үткән-киткәнне.
Сүгеп ташлыйм тавыш-тынсыз гына,
Киң елмаеп йөргән адәмне.
Матурлаткан булам шунда
(Кичерә күр!)
Җанны түгел, әби, тәнемне.
Мин алай да түбән түгел әле:
Фатиханы укыйм төннәрен.
Дога урынына
Көндезләрен
Кирле-морлы сүзләр әйткәлим.
Казан урамнары. Кырык җиде.
Күпме кыргый сүзләр ишеттем!
Чит-ят җаннар.Шәһәр мине, әби,
Дөресен әйтим, әллә нишләтте.
Бүген авылымнан килеш менә.
Илле икең кичә үткәрдек.
Әттәхиятне дә онытканмын икән…
Бетәм микән?!
Шуны уйлап, әрнеп, үртәлдем.
Үз хатаңа төшенеп, үкенә алгач,
Әби, җаным, зинһар, әйт әле!
Минем иман әле исәндер бит?
Ходай.
Киң кодрәтле Ходай!
Кичерәме миндәй бәндәне?
-Бисмиллаңны, кызым, оныттың бит.
-Онытмадым, әби, исемдә.
Ирек бирмәм үземә моннан ары
Иярергә кяфер ишенә.
…Бу юлларым дога булып иңсен
Әби, җаным, синең исемгә.
Гүзәл Закирова

Бүре каны




Бүре каны

Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир тынлыктан –
Кемнәр үле күптән, кем тере?
Ярты-йортыларга ау башлыйм мин…
Миндә бүре каны!.. Мин – бүре!
Чирле гавәм ютәлләвен тыеп,
Йоклый инде…
Ярар, йокласын.
Иртән кояш күккә сибелгәндә
Хәтфә үләннәрне чык басып,
Җир чистарыр… Һава – лаекларга
Күбрәк калыр…
Бүген Мин дәшәм:
«Сиңа – җитте, яшәмә син! – диеп, –
Синең өчен, – диеп, – ул яшәр…»
Горабалар!
Алар, имеш, көн дә
Дөнья сөйри… Өскә, югары!..
Бәй, карагыз инде: аркагызда
Бөкре генә, бөкре нибары! –
Тураерга вакыт!..
Кил яныма,
Татлы бугазыңа үрелим…
Күзләремә кара – күрәсеңме? –
Миндә бүре каны!.. Бүре мин!..
Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир (биралсаң!) –
Кемнәр исән һаман, кем – үле?
Нәтиҗәләр чыгарыр чак җитте –
Ярымайның тулып килүе…
* * *
Хәтер мин!..
              Л. Гыйбадуллина
Кыйммәтрәкме тарих шалканлык бәядән? –
Ямыйсы – ямалган, бәйлисе – бәйләнгән,
Тотарлык җире юк! Тик җавап көттерми:
Ирекле идек без –
Үткәннәр хәтерли…
Танырлармы сине йөзеңне капласаң?
Ачуланма «Мин шат», – дип беркөн алдасам.
Ачуланма елап җибәрсәм дә бераз:
Без бөек тә идек –
Хакыйкать алдатмас!
Ни булды, милләтем, күзләрең сагышлы?
Бу җырны мин сиңа, тик сиңа багышлыйм,
Исемен тапмыйча борчулы хисемә… –
Ирекле идек без!
Исемдә… Исемдә…
* * *
Газинур һәм Ркаил абыйларга
Шау-шуыннан дөнья тынып калгач,
Ак кәгазьгә каләм эзе сеңеп…
 – Күпме иҗат! – дип уйланыр кемдер,
Кемдер: «Чүп ич…» – дияр, усал көлеп.
Җөмлә-җөмлә кереп китә барып
Тыныш билгеләре сихеренә…
Кемдер, бәлки: «Шигырь!» – дип сокланыр.
Кемдер әйтер: «Бу бит – шигырь генә…»
Һәм бар фикерләрен мөмкин кадәр
Ихласлыгы белән иш сугарып,
Кемдер: «Шагыйрь ул!» – дип сөрән салыр!
Кем төзәтер: «Бары – шагыйрь, шагыйрь бары…»
…Бер тынлыкта, моңсулыкта калып
Дөнья мәшәкатен уйлый-уйлый:
 – Нинди моң бу? – дип сискәнәм, ә ул –
Мыштым гына әдәбият елый…
* * *
Син зәңгәрсу төтен куенында…
Хисләреңә нокта куя тор:
Безнең вакыт кимеп бара бугай…
Казан. Кабан күле. Театр. –
Бу – сиңа аш, сиңа илһам, тәхет.
Бу – шифаң да синең, чирең дә…
Каләмдәшләр
Шигырь сөйләп йөргән биредә.
Син монда шат, ахры… Син канәгать,
Син килмисең монда – кайтасың.
Син монда – юк, әмма булган вакыт
Ике тапкыр ешрак тартасың –
Син яңадан төтен куенында…
Җыена тор, берни калмасын…
Күпме яшик тагын?
Җавабымны
Үпкәң белән тоя аласың…
Мин кем сиңа? Без кем? Күләгәләр…
Ут сүнде дә, кабат кавыштык…
Казан. Кабан күле. Спектакль бара…
Һәм җанөзгеч ютәл тавышы…
* * *
Мин – үсемлек…
Су сибегез миңа…
Юкса сулам… Корыйм… Корыйм ич!
Җылы кирәк миңа… Якты кирәк!..
Туфрак кебек дымсыз, коры кич…
Мин – үсемлек…
Туфрак кебек дымсыз,
Туфрак кебек коры бу кичен
Таптамагыз мине!.. Утамагыз…
Мин яшәргә хаклы… Яшимче!
Мин – үсемлек…
* * *
Мин – бер шагыйрь, Дәрдемәнд…
Җай чыкканда
Язган булам – кәгазь бите буйыйм…
Һәм, нигездә, сүгәм һәммәсен дә…
Бездә бүген башкача булмый…
Безнең бүген күзләр тонык,
Хисләр
Йөрәк кысаларын тарсына.
Түбәтәйне салып ыргыттык та
Хуҗабызның аяк астына,
Якты чырай өмет итеп аннан,
Кан суынды, тындык, сүнде дәрт.
Чиркәү кыңгыравы тәэсирендә
Махмыр авыр икән, Дәрдемәнд…
Кичә генә әле яз иде дә,
Җан пакь иде, җан ап-ак иде –
Бу иблиси сүзләремне кичер…
Чоры нинди – шундый шагыйре…
Мин дә – шагыйрь… Мин дә иҗат итәм…+
Минем каләмдә дә хаклык бар!
…Әмма ничек ярдәм итим, Дәрдемәнд,
Шигырь укып арган халыкка?!

Рүзәл Мөхәммәтшин